Контакты

Планы и программы исламского образования для детей (от 3 до 16 лет) на татарском Ислам

Нет оценок
Более 2 заказов
В наличии
от529
Балаларга Ислам динен өйрәтү, тәрбия бирү планнары һәм программалары.

Описание

«Балаларга Ислам динен өйрәтү, тәрбия бирү планнары һәм программалары (3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр)» исемле хезмәт Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте Фән һәм мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән һәм 2019 елның 1 сентябрендә ҮДО – ТРМДН рәисе, Мөфти тарафыннан расланган «Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы» нигезендә эшләнде һәм «Казан Нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсенең балалар төркемнәрендә укыткан укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе, тупланган методик эзләнү нәтиҗәләре белән баетылды.

Хезмәт түбәндәге өлешләрдән тора: 1) Өч еллык мәктәпкәчә 4 – 7 яшьлек балалар төркемнәренең уку планы һәм программасы (атнасына 2 уку көне, көнгә 5 сәгать исәбеннән); 2) Дүрт еллык мәктәпкәчә 4 – 7 яшьлек балалар төркемнәренең уку планы һәм программасы (атнасына 2 уку көне, көнгә 5 сәгать исәбеннән); 3) Дүрт еллык мәктәпкәчә 4 – 7 яшьлек балалар төркемнәренең уку планы һәм программасы (атнасына 1 уку көне, көнгә 5 сәгать исәбеннән); 4) Дүрт еллык мәктәп яшендәге 8 – 16 яшьлек балалар төркемнәренең уку планы һәм программасы (атнасына 1 уку көне, көнгә 5 сәгать исәбеннән).

Һәрбер өлеше үз эченә Ислам диненә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү планын, планга бирелгән аерым методик аңлатмаларны һәм Ислам диненә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү программасын ала. Программаның һәрбер фәненнән соң төп һәм өстәмә әдәбият исемлеге бирелә.

Әлеге хезмәт мәчетләрдә балаларга Ислам динен өйрәтү һәм тәрбия бирү төркемнәрендәге тәрбияче һәм мөгаллим-мөгаллимәләр өчен файдалы һәм кирәкле булыр дип өметләнәбез.

Картинки

Похожие товары