Описание
«Ислам әдәпләре һәм өстәмә гыйбадәтләр» исемле уку әсбабы өч бүлектән тора: Беренчесе – Ислам әдәпләре һәм догалары; Икенчесе – Зикерләр; Өченчесе – Өстәмә гыйбадәтләр.
Ошбу уку әсбабы – мәчетләр каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә, һәм, гомумән, Ислам дине нигезләре белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр дип ышанабыз.
Вәлиуллин К.Х. «Ислам әдәпләре һәм өстәмә гыйбадәтләр». Уку әсбабы. – Казан: «Казан Нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсе, 2021/1442. – 179 бит.