Описание
«Казан Нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсе укытучыларының татар мөселман тарихы һәм мәдәниятенә багышланган сценарийлар җыентыгы. – Казан: «Казан Нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсе, 2021/1443. – 140 б.
Мәчетләр каршындагы курсларда укучыларның милли үзаңын үстерү максатыннан, “Казан Нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе укытучылары ел дәвамында татар тарихы, мәдәнияты, күренекле шәхесләрнең эшчәнлегенә багышланган кичәләр үткәрә. Җыентыкта әлеге чараларның сценарийлары тупланган.
Җыентык мәчетләр каршындагы башлангыч дини белем бирү курсларында мәдәни чаралар үткәрү өчен методик кулланма буларак тәкъдим ителә.