Описание
Планетабызда диңгез һәм океаннарның мәйданы коры җиргә караганда ике тапкыр күбрәк. Тормышта суның әһәмияте әйтеп бетергесез. Суда тормыш барлыкка килгән, шунда ук тереклек эволюциясе башланган. Тереклек ияләре акрынлап коры җирне үзләштерә башлаган. Кешелек яралган көннән башлап дөнья океаны белән тыгыз бәйләнештә: ул безне ашата, файдалы казылмалар белән тәэмин итә, континентларны бер-берсе белән тоташтыра. Җирдәге климат та диңгез һәм океаннарга бәйле.
Энциклопедия баланы диңгез һәм океаннарның гаҗәеп дөньясы белән таныштыра: диңгез суының үзлекләре, диңгез агымнары һәм җилләре, су төбенең төзелеше һәм утраулар, андагы тереклек турында бай мәгълүмат бирә.