Описание
Повестьта инсульт һәм инфаркт кебек куркыныч авырулар кеше тормышын кинәт кенә бер мизгел эчендә үзгәртеп куярга мөмкин булуы турында язылган. Аяусыз чир олы яшьтәгеләрне генә түгел, кайчак яшьләрне дә аяктан ега.
Эле генә кулына кызыл диплом алган 23 яшьлек инженер Камил Гатин өчен инсульт көтелмәгән бер вакыйга була. Аллаһның рәхмәте белән Камил исән кала, ләкин ярты тәнен тоемлау сәләтен югалта. Бөтен хыяллары һәм планнары кисәк кенә челпәрәмә килгән кеше яшәү көчен кайдан таба?.. Бу егетнең дә тормыш юлы, өмет тулы яшәеше башкаларга үрнәк була ала.
Әлеге китаптан сез инсульт кичергән кешенең нинди авырлыклар белән очрашуы, аларны ничек җиңеп чыгуы хакында укый аласыз.