Описание
Имам Әбү Җәгъфәр әт-Тахәвиның «Тахәви гакыйдәсе» исемле китабында һәрбер мөселман белергә һәм иман китерергә тиешле булган Әһле-с-сөннә вә-л-җәмәга тарафдарларына хас иман нигезләре искә алына.
Ошбу китап «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке һәм читтән торып уку бүлегенең III курс шәкертләре өчен махсус әзерләнде. Шулай ук мөгаллимнәр, имамнар, мәчетләрдә укучы шәкертләр, һәм, гомумән, Ислам дине нигезләре белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булыр дип ышанабыз.
Имам Әбү Җәгъфәр әт-Тахәви. Тахәви гакыйдәсе. Әһле-с-сөннә вә-л-җәмәга гакыйдәсенең аңлатмасы. – Казан: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, 2020/1441. – 63 бит.