Описание
Уку әсбабы урта дини белем бирә торган мәдрәсәләрнең югары курсларында укучы шәкертләр өчен махсус әзерләнде. Шулай ук, мәдрәсә һәм мәчетләрдә укытучы мөгаллимнәргә, мәчет имамнарына да файдалы булыр.
Китапның кереш өлешендә «фирка» һәм «мәзһәб» төшенчәләре, фикри ихтилафларның (каршылыкларның) сәбәпләре, фиркаларга бүленүнең тыелганлыгы, котылган төркем һәм адашкан төркемнәр хакындагы хәдисләр турында сүз бара. Алдагы бүлек әһле-с-сөннә вә-л-җәмәга (сөнниләр) төркеменең аңлатмасы, аларга хас фикерләр, сөнниләрдән булган әшгари һәм матуриди мәзһәбләре, тәсаввуфка (суфичылыкка) кагылган мәсьәләләрне яктырта. Соңыннан автор түбәндәге төркемнәрне һәм агымнарны аңлатуга туктала: шигыйлар, хариҗиләр, мүрҗиләр, могътәзиләләр агымнары, сәләфия һәм ваһһабия, «Җәмәгәтүд-дәгвә вә әт-тәблигъ», «Рисәләи-н-нур» хәрәкәтләре, «Хизбүт-тәхрир әл-ислами» партиясе, «Әхмәдия» («Кадиания») агымы. Һәр темадан соң кабатлау өчен сораулар һәм күнегүләр, кулланылган һәм өстәмә әдәбият исемлеге бирелә.
Исламдагы фирка һәм төркемнәр. Уку әсбабы. – Казан: ТР Фәннәр Академиясы «Исламны өйрәнү үзәге», 2017/1438. – 94 бит.